ТР Президенты Россия Социаль иминият фондының Татарстан бүлегенең яңа консультация-клиентлар үзәгендә булды

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим бүген Россия Социаль иминият фонды Татарстан бүлегенең яңа консультация-клиентлар үзәге эше белән таныштылар. Яңа үзәк 2015 елның июленнән эшли. Ул төбәк бүлеге бинасының 1 нче катында урнашкан (К.Нәҗми ур., 2/39 йорт).

ТР Президентына үзәкнең роле, клиентларга хезмәт күрсәтү тәртибе турында сөйләделәр. Республика лидеры мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен билгеләнгән электрон чират системасын һ.б. да сынап карады.

“Республика территориясендә сервисларны автоматлаштыру һәм яхшырту буенча сыйфатлы эш алып барыла. Мондый яңа үзәкләр кешеләрнең заманча ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырлык булырга тиеш. Инвалидлар белән спецификасы да бар, биредә сыйфатлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирә торган гаджетлар күп”, - дип сөйләде журналистларга Андрей Кигим.

РФ Социаль иминият фонды рәисе агымдагы елның гыйнварыннан Татарстан территориясендә фонд инвалидларны тернәкләндерү өчен техник чаралар тапшыруга кереште, бу үзәкне дә махсус җиһазлауга нигез булды.

Клиентлар үзәге яңа, әмма республика өчен таныш бердәм тәрәзә режимы буенча эшләячәк. Офисның үзенчәлеге шунда ки, иминиятләштерүчеләр Татарстаннан читтә теркәлүгә карамастан, учетка басарга, хисап бирергә һәм бер урында ук "бер тәрәзә" режимы буенча белгечләр консультациясе алырга мөмкин.
Россия Социаль иминият фондының Татарстан бүлеге вәкилләре мәгълүматлары буенча, хәзер клиентлар үзәгендә уңайлы шартларда берьюлы 130 га якын кеше була ала.

Клиентлар тарафыннан хезмәткәрләрнең эшенә бәя бирү нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм тизләтергә мөмкин дип саныйлар. Хисап системасы үзәкнең эш графигы никадәр дәрәҗәдә тыгыз икәнлеген һәм еш мөрәҗәгать итә торган темаларны билгеләргә, эшне яхшырту һәм бизнес-процессларны планлаштыру мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International