Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советының 2016 елда беренче утырышы узды.
Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.
Компания директоры Рифнур Сөләйманов 2015 елның төп нәтиҗәләре турында доклад ясады, шул исәптән узган ел өчен компаниянең финанс-хуҗалыгы эшчәнлеге, республика кулланучыларының электроэнергия өчен бурычлары турында мәгълүмат җиткерде.
Илдар Халиков компаниянең хисап чоры нәтиҗәләрен югары бәяләде һәм яхшы күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук компания коллективына 2016 елда да шундый яхшы нәтиҗәләргә ирешүне теләде.
Утырыш барышында “Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советы 2016 елга бюджетны раслады.