Рөстәм Миңнеханов: Инвесторларны җәлеп итү, республиканы алга җибәрү өчен барыбызга да бергәләп эшләргә кирәк

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Инвестицияләрне җәлеп итү – гади генә мәсьәлә түгел, һәм ул безгә генә дә бәйле түгел, ул шулай ук дөньядагы тышкы сәяси вәзгыятькә, илдәге эчке  вәзгыятькә дә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. 

Чара бүген Казанда  югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың инвестицияләр эзләү буенча  резервлары күп, барысы да файдаланылмый гына, һәм шуңа күрә  амбициоз максатлар куярга кирәк.

«Инвестицияләр – читтән кергән акчалар гына түгел, иң беренче нәүбәттә  районның, шәһәрнең, республиканың һәм тулаем илнең үзендәге эчке потенциалны ачарга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әлбәттә, чит ил инвесторлары белән дә эшләү мөһим, чөнки акчалардан гайре, безгә  технологияләр дә, тәҗрибә дә, ышанычлы партнерлар һәм яңа базарлар да кирәк».

Бүген һәр шәхси хуҗалык, һәр крестьян хуҗалыгы, кече һәм эре предприятие  – бар да инвесторлар, алар республикабызга инвестицияләр кертәләр, дип саный Татарстан Президенты.

«Барлык катлаулы нәрсәләргә карамастан, 2015 елда төп капиталга 600 млрд. сум чамасы инвестицияләр җәлеп итә алдык, һәм бу динамика барлыгын  күрсәтә, без шуны саклап калырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Евросоюз илләре белән, Америка компанияләре белән эшләү катлаулана, әмма башка илләр зур потенциал булып тора. «Иран ачылды, һәм бу ил белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, Кытай бар, анда без актив рәвештә эшкә керештек, гарәп базары кызыклы», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Төркия буенча бик яхшы эшләнмәләр бар иде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, әмма, кызганычка каршы, безнең барлык сәяси  каршылыклар хәл ителсен өчен беркадәр вакыт кирәк. «Тышкы сәясәт – илебез җитәкчелеге вазыйфасы, һәм без җитәкчелегебез тоткан курстан барырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстан вәкилләре күп илләргә баралар һәм  потенциаль инвесторлар белән очрашалар. «Инвестицияләрне җәлеп итү –  венчур бизнесы кебек үк, гәрчә без венчур бизнесында шактый гына акча югалтабыз, ә монда акча күп кирәкми – сабырлык һәм аралашу зарур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, инвестицион климатка республикабызда уздырылучы халыкара чаралар да тәэсир итә. Болардан – Казанның 1000 еллыгы, җәйге Универсиада – 2013, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты. «Күрегез әле, бу вакыйгалардан соң шәһәр инфраструктурасы үзгәрде, республикабызны бөтендөньяда танучылар саны арта», - диде Татарстан Президенты.

«Әгәр элек инвестицияләр һәм аларны җәлеп итү турында бары тик икътисад министры, сәнәгать министры һәм махсус икътисадый зона җитәкчеләре генә сөйләсә, бүген үзен ихтирам итүче һәр район администрациясе башлыгы кызыклы проектлар тупламасын формалаштыра, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Кайдадыр, бәлки акча да җитеп бетмидер, инфраструктура мәсьәләсе дә хәл ителмәгәндер, әмма иң мөһиме – эшләргә омтылу».

Бүген алга китәргә җыенган регионнар төрле вариантлар эзлиләр, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, шуңа бәйле рәвештә безгә чит илләрнең,  федерация субъектларындагы хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсе дә кызыклы.

Безгә уңай имиджны саклап калырга кирәк, дип белдерде Татарстан  Президенты, шуңа күрә һәр нвестицион проект контрольдә булырга тиеш,  инвестицияләр өчен шартлар тудыру гади генә эш түгел, проект уңышлы булсын өчен тырышырга кирәк.

«Бер урында таптанырга ярамый, әкренләп кенә алга баруың хәерлерәк, һәм шуңа күрә без хәрәкәттә булырга тиеш», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген республикада инвестицияләр өчен җитди инфраструктура бар, һәм киләчәктә кадрлар әзерләү белән әйбәтләп шөгыльләнергә кирәк. «Ул башта гына финанс юк сыман тоела – бездә проектны гамәлгә ашыра алырлык яхшы грамоталы идарәчеләр юк. Бүген иң зур бурычыбыз да шуларны әзерләүдер, мөгаен».

«Эшләнгән яхшы проектлар булса – акча табарга мөмкин. Әйдәгез, киләчәктә дә бергәләп эшлик! Инвестицион үсеш агентлыгы инвесторларны җәлеп итү, республиканы алга җибәрү белән җитди шөгыльләнә һәм шул юнәлештә барыбызга да бергәләп эшләргә кирәк». Шулай җайга салынган эшебез булмаса – нәтиҗәгә ирешү дә бик авыр булачак. Ышанам ки, без бу эшне булдыра алабыз, яхшы потенциалыбыз, яхшы базабыз һәм амбициоз максатларыбыз бар», - дип чыгышын йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International