Талия Минуллина: Татарстан икътисадына инвестицияләр кертүгә инвесторны ышандыру – Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының төп бурычы

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2015 елда Татарстан Республикасында төп капиталга инвестицияләр күләме 597 млрд. сум тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында  ведомство җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Чара бүген Казанда  югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының илкүләм ассоциациясе» НКО идарәсе рәисе Сергей Беляков, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты.

«Тулаем төп капиталга инвестицияләр буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында беренче урында бара, ә Россия буенча алдынгылар өчлегенә керә», - диде Талия Миңнуллина.

Ул хәбәр иткәнчә, 2015 елның 9 ае эчендә төп капиталга бюджеттан тыш чыганаклардан инвестицияләр – 336 млрд. сум. «2014 елның шул чоры белән чагыштырганда үсеш – 37 млрд. сум», - диде ТР ИҮА җитәкчесе.

2015 елда республикага 812 млн. доллар күләмендә чит ил инвестицияләре җәлеп ителгән, турыдан-туры җәлеп ителгәнннәре – 482 млн. доллар чамасы. «Күп өлешен «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидентлары кертте, - диде Талия Минуллина. – Һәр көн Татарстанга 2 млн. доллардан артык инвестицияләр кергән дигән сүз».

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе 2015 елның декабрендә эшләтеп җибәрелгән Татарстан Республикасының инвестицион порталы турында җентекләп сөйләде. Аның сүзләренчә, бер ай эчендә инвестицион порталны – 50 ил вәкилләре, 5 меңнән артык уникаль файдаланучылар караган.

2016 елга бурычлар арасында Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының халыкара күргәзмәләрдә катнашуын, күргәзмә экспозицияләренең бердәй стилен әзерләүне, шулай ук рәсми интернет-ресурсларда республика турындагы белешмәләрне яңартып торуны, конкрет  проектларга инвесторлар эзләүне һәм башкаларны атады.

«Татарстан икътисадына инвестицияләр кертүгә инвесторны ышандыру – Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының төп бурычы», - дип белдерде Талия Миңнуллина.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе барышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов,дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча Россия 3М эксперты Петр Коротков, «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АНО генераль директоры киңәшчесе Вера Адаева, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мөхсин Фаһани чыгыш ясады.

Утырыш азагында берничә килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы «Тобол» социаль-эшкуарлык корпорациясе» АҖнең Инвестицияләр җәлеп итү һәм инновацияләргә ярдәм үзәге белән, шулай ук «Русские башни» компаниясе белән килешүләр төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International