РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин Казанга килде

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстанга РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин каршы алды.

Игорь Левитин Татарстанда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең республика транспорт комплексының 2015 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә һәм 2016 елгы бурычларга багышланган утырышында катнашачак.

Көннең икенче яртысында Игорь Левитинның планында Россия Президенты йөкләмәләрен башкару мониторингы буенча эшләүче төркем утырышында катнашу каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International