Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара Әлмәттә булды.
«Татнефть» ГАҖның 2015 елдагы бюджет үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраленә бюджеты расланды.
Шулай ук доманик һәм битуминоз катламнарны геологик өйрәнү программасының үтәлеше буенча фикер алыштылар. «Татнефть» компаниясенең 2015 елның 1 гыйнварына ресурс потенциалы 1,2 млрд. тонна тәшкил итә, шул исәптән дәлилләнгән запаслар – 843 млн. тонна, ихтималлары – 323 млн. тонна һәм мөмкиннәре – 9 млн. тонна традицион нефть. Сәнәгать категориясендәге традицион булмаган нефть запаслары 166,4 млн. тонна күләмендә дип бәяләнә.
«Доманик» һәм «Битум» фәнни полигоннары кысаларында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-методик эшләр алып барыла. Стимуллаштыру характерындагы чаралар комплексын эшләргә кирәклеге билгеләп үтелде, шул исәптән җир асты байлыкларын геологик өйрәнү өлкәсендә дәүләт ярдәме дә искә алынды.
Эчке аудит идарәсе эшенә йомгак турында мәгълүмат тыңланылды. Хисап чорында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төрле мәсьәләләре буенча 11 планлы тикшерү уздырылган. Идарә шулай ук планнан тыш проектларны үтәүдә актив катнашкан.
2015 ел эш йомгаклары буенча акционерлар җәмгытенең еллык гомуми җыелышын әзерләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.