Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән очрашты.

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Татнефть» ГАҖ штаб-квартирасында республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.   

Киңәшмәдә кече нефть компанияләренең 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2016 елга бурычлар куелды.

Чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов кайбер саннарны китерде, ул билгеләп үткәнчә, Россиядә 2015 елда 534 млн. тонна нефть чыгарылган, нефть чыгару темплары ил буенча 1,4% тәшкил иткән.

Яңа тарихта беренче мәртәбә республиканың нефть чыгару күләме 34 млн. тоннадан артып киткән, үсеш үткән ел белән чагыштырганда – 2,8%. «Татнефть» ГАҖ  27 млн. тонна нефть чыгара, кече нефть компанияләре бу санны 7 млн. тоннадан арттырып җибәргән.  

Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисады үсешенә нефть сәнәгатенең зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

«Сәнәгать иминлеге мәсьәләсе – иң мөһиме, һәм ул аерым игътибар таләп итә», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Аннары ул Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петровка сүз бирде, анысы ведомство эшенең актуаль мәсьәләләренә, кече нефть компанияләрендә сәнәгать имнлеге торышын тикшерүләргә тукталды.

Кече нефть компанияләренең эш йомгаклары һәм 2016 елга планнары турында «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясады.

2016 елда кече нефть компанияләре 6 млн. 588 мең тонна нефть чыгарырга ниятлиләр. Моның өчен 145 эксплуатацион һәм 6 разведка скважинасы борауларга кирәк. Артык үзле нефть чыгару 1 млн. 113 мең тонна күләмендә планлаштырылган.

«Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе» федераль бюджет учреждениесе генераль директоры Игорь Шпуров запасларны исәпләү, шулай ук запасларны модернизацияләү, бәяләү һәм аларга идарә итү  мәсьәләләрен яктыртты.

Идел буе федераль округы буенча Җир асты байлыклар департаменты башлыгы урынбасары Равиль Мотыйгуллин «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры нотыгында чагылыш тапкан кайбер сорауларга җавап бирде. 

Киңәшмәдә катнашучыларга 2016 елда кече нефть компанияләрен планлы тикшерүләр турында хәбәр ителде. Бу хактагы мәгълүмат белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов каралган мәсьәләләр буенча конкрет бурычларны билгеләде. Азактан ул бергәләшеп тырышып эшләргә өндәде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International