Илдар Халиков “Казан Кремле кубогы” бию спорты буенча ярышлар ачылышында катнашты

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Бүген Казанда Россия чемпионатлары һәм беренчелекләренең I блогы, шулай ук “Казан Кремле кубогы -2016” бию спорты буенча халыкара ярышларның тантаналы ачылышы узды.

Татарстан башкаласы бию спорты тарихында беренче тапкыр мондый ярышларны кабул итә. Турнирда катнашу өчен Россиянең 61 төбәгеннән 3 мең пар килде. Спортчылар 58 категориядә тәкъдим ителә.

Тантана “Дорога из города” бию театры чыгышы белән башланды. Аннан соң катнашучылар парады узды.

Катнашучыларга бәя бирергә 140 судья килгән. Парадны Россиянең Бию спорты берлеге вице-президенты Юрий Сиверс һәм аның хатыны Татьяна җитәкләде.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде.

“Без Татарстанга шундый зур спорт чарасын уздыруны ышанып тапшырулары өчен рәхмәтлебез. Казан чыннан да бию спорты буенча шундый дәрәҗәдәге ярышларны беренче тапкыр кабул итә. Ышанам, Казан турында сездә иң матур истәлекләр калыр”, - диде ул.

Үз чиратында, Россиянең  Бию спорты берлеге президенты Валентин Юдашкин барысына да “җиңел паркет, җиңүләр һәм шатлыклар”, теләде.

Бию спорты буенча ярышлар шулай ук 31 гыйнварда да була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International