Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россиянең баш раввины һәм Россия яһүд җәмгыятьләре федерациясе президенты Берл Лазар белән очрашты.
Яклар мәдәни һәм дини элемтәләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Татарстан Республикасында яһүдләр җәмгыятенә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.