Илдар Халиков “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә кичә, 2016 елның 2 февралендә, “Татспиртпром” ААҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында “Татспиртпром” ААҖнең башлангыч һәм аның бүлендек компанияләренең 2015 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.

Компаниянең финанслар директоры Наталья Григорьева үзенең докладында хәбәр иткәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча компания 35,1 млрд. сумга алкоголь продукциясе саткан, 2014 елга караганда 31% ка артык.

Гомумән алкоголь продукциясе 9,4 млн. дал җитештерелгән, ел нәтиҗәләре буенча 19% тәшкил иткән. 2015 ел нәтиҗәләре буенча “Татспиртпром”  Россия Федерациясендә иң зур аракы җитештерүче булып тора.

2015 ел нәтиҗәләре буенча компания бюджетка 21,9 млрд. сум күчергән, бу узган елга караганда 3,2 млрд. ка күбрәк.

Шул исәптән Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 7,5 млрд. сум күчерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International