Рөстәм Миңнеханов TIAF халыкара автомобиль төзелеше форумын ачты

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген  "Казан ярминкәсе" территориясендә TIAF халыкара автомобиль төзелеше форумын ачу тантанасы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минңеханов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының транспорт һәм махсус машина төзелеше департаменты директоры Александр Наумов, Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, Россия һәм дөньяның эре машина төзелеше предприятиеләре («КАМАЗ», «FordSollers», «ЕлАз», «PCMARUS», «АВТОВАЗ» һ.б.) җитәкчеләре, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, әлеге форум инде икенче кат үткәрелә һәм Россия, Европа автоҗитештерүчеләренең казанышларын берләштерүче мәйданчык булып тора. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, хәзерге шартларда автомобиль төзелеше тармагы үсеше, бигрәк тә импортны алыштыру һәм производствоны локальләштерү өлкәсендә, тиз арада хәл карар кылуны таләп итә. "Минемчә, Европа хезмәттәшләребезнең дә яңа базарларда, ә алар арасында Татарстан да бар, ихтыяҗ бар. Форумны оештыручылар һәм катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтлемен. Ышанам ки, бүген без автомобиль төзелешендә дөньядагы алымнар һәм казанышлар турында беләчәкбез", - диде ул. 

Бүген форум кысаларында WorldSkills Russia һөнәр осталыгы буенча чемпионатның "кузовны ремонтлау" һәм "автомобиль ремонтлау" компетенцияләре буенча сайлау этабы үткәреләчәк. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2019 елда Казанда WorldSkills Competition дөнья чемпионаты үтәчәк, һәм төп бурыч - әлеге чарага тиешенчә әзерләнү. 

Франк Шауфф ассызыклаганча, Европа бизнесы ассоциациясе өчен әлеге форумда катнашу - зур хөрмәт. "Хәзер бик җитди заман. Мондый шартларда кешеләргә бизнес белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп булуын күрсәтү мөһим, - диде ул. - Татарстан - чит ил инвестицияләренә һәм автомобиль төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә ачык регион".

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының транспорт һәм махсус машина төзелеше департаменты директоры Александр Наумов форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш итүне теләде һәм Россия җитештерүчеләрен чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итәргә өндәде. "Әлеге мәйданчык яңа файдалы контрактлар табу өчен уңай", - дип билгеләде ул. 

Шуннан тантаналы рәвештә лентаны кискәч, Рөстәм Миңнеханов һәм башка хөрмәтле кунаклар күргәзмәне карады, анда автомобиль төзелеше өлкәсендә казанышлар, шулай ук яңа чимал һәм автомобиль өлешләре тәкъдим ителгән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International