Татарстан Президенты Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белән очрашты

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук   Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да катнашты. 

Очрашу барышында яклар халыкның санитар-эпидемиологик уңай тормышын тәэмин итү, кулланучылар хокукларын яклау һәм бу өлкәләрдәге законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.  

Искәртеп узабыз, Анна Попованың Казанга визитының төп максаты – Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бүгенге коллегиясе утырышында катнашу.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International