Татарстанда туризм өлкәсендә керем, чиктәш тармаклар күрсәткән хезмәтләр күләмен искә алмыйча, узган ел 11,3 млрд сум тәшкил иткән. 2014 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 12,8 процентка югары. Гомуми әйләнеш исә − 18,4 млрд сум.
“Республикада туризм үсешендә иң мөһиме — күрсәтелгән хезмәтләр. 2015 елда алар, алдагы ел белән чагыштырганда, 12,8 процентка югары. Бу күрсәткечләргә туристларның яшәү, туклану өчен, экскурсияләргә һәм санаторий-сәламәтләндерүгә тотылган чыгымнары керә”, - дип билгеләп үтте бүген ТРның туристлык буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында әлеге комитет җитәкчесе Сергей Иванов.
ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге һәм Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2015 елда республикада туризм өлкәсендә бюджет нәтиҗәлелеге методикасы эшләнелгән. Узган ел ТР бюджетына, туризм һәм чиктәш тармаклардан керемнәрдән 7,9 млрд сум салым күчерелгән.
“Турист Татарстанда калдырган 1 сум акчаның 43 тиене республика бюджетына өстәмә керем. Бу — зур сан”, - дип саный Сергей Иванов.
Ул шулай ук 2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында, 2014 елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, кунакханәләр күрсәткән хезмәтнең күләме 19,1 процентка, туристик хезмәтләрнең 11,2 процентка, санаторий-сәләмәтләндерү хезмәтләренең 9,1 процентка үсүен билгеләп үтте.
Комитет җитәкчесе сүзләренчә, Татарстанда туристлар агымы үсешенә 2015 елның җәендә уздырылган су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты да этәргеч ясаган.
“2015 елда туризм өлкәсенең кабат үсештә булуын күрәбез. Узган ел нәтиҗәләре буенча 9 айда гына да Татарстанга 2 млн-нан артык турист килгән. Статистик мәгълүматлар формалаштыру нәтиҗәсендә, үткән елда республикага 2,7 млн турист һәм эксурсантлар килгәнлеге ачыклануы көтелә”, - диде С. Иванов.
Туристик максатлардан Татарстанга килүчеләрнең саны 78,8 процентка үсүе күзәтелә. Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, республикага 2015 елда 154,1 мең кеше килгән. 2014 елда бу сан 145,9 меңне тәшкил иткән. Республиканы күбрәк Төркия, Кытай, Германия, АКШ һәм Франция гражданнары үз иткән.
Россия туристик операторлар ассоциациясе, эчке туризмны үстерү максатыннан, субсидияләнәчәк маршрутка Казанны да кертүне сорап, РФ Юл транспорты һәм Россия авиациясенә мөрәҗәгать итәчәк. Әлеге субсидияләнәчәк маршрутларны туристлар аз булган чорда гамәлгә кертү планлаштырыла.
Бу хакта коллегиядә әлеге ассоциация директоры Майя Ломидзе хәбәр итте.
Ассоциация җитәкчесе 5 гыйнвар көнне Сочида РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан уздырылган утырыш нәтиҗәләрен искәртте. Аның сүзләренчә, эчке туризм үсешен тәэмин итү өчен 1994 елдан бирле файдаланылмаган чаралар кабул ителде. Бу туристик операторларга ярдәм итүне күздә тота.
Әлеге чаралар ике төрле булырга мөмкин: билгеле бер төбәкләрдән туристларны китергән өчен туристик операторларга субсидияләр түләү һәм транспорт чыгымнарын каплау (әлегә сүз авиабилетлар хакында гына бара).
“Әлегә Россия Юл транспорты министрлыгына кайсы шәһәрләрдән рейслар җибәрү, я булмаса, федераль бюджет тарафыннан компенсацияләнә ала торган урыннар блогын бүлеп бирү мөмкинлеге хакында тәкъдимнәр ява. Ассоциация тарафыннан юлланылачак тәкъдимдә, һичшиксез, Казан да булачак, - диде Майя Ломидзе. - Мондый яхшы күрсәткечләре генә түгел, ә мөмкинлекләре дә булган төбәккә бик тә ярдәм итәсебез килә”.
Аның фикеренчә, эчке туризмга, шул рәвешле, ярдәм күрсәтү аның үсешенә тагын да этәргеч ясаячак.