Рөстәм Миңнеханов ТР Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән очрашты

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Ирада Әюпова катнаштылар.

Яклар тармакның актуаль мәсьәләләрен, алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Искәртик, иртәгә, 2016 елның 4 февралендә, Андрей Артизов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең 2015 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәйтелгән утырышында катнашачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International