ТР сәламәтлек саклау министры: Татарстанда гомуми үлем-китем күрсәткече соңгы 10 елда беренче мәртәбә иң түбән дәрәҗәгә төшкән

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә катнашты, коллегия 2015 елда сәламәтлек саклау тармагындагы эш йомгакларына һәм 2016 елдагы бурычларга багышланды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры хәбәр иткәнчә, Татарстанда гомуми үлем-китем күрсәткече соңгы 10 елда беренче мәртәбә иң түбән дәрәҗәгә төшкән – 2015 елда бу күрсәткеч мең кешегә 12 кеше тәшкил иткән. 2016 гыйнварында шул ук күрсәткечне саклап калып булган.

Министр әйтүенчә, иң күп үлем-китем республиканың Тәтеш, Спас, Югары Ослан, Кама-Тамагы, Әтнә районнарында теркәлгән.

Гадел Вафин белдергәнчә, республикада балалар азрак туа башлаган, тулаем 2015 елда 56 мең 899 бала дөньяга килгән  – бу 2014 елга караганда 209 балага артык. Россия төбәкләре арасындагы рейтинг буенча – уналтынчы урын, Идел буе федераль округында – беренче.  «Халыкның табигый артым күрсәткече – мең кешегә 2,7 кеше туры килә», – диде ул.

2015 нче елда Татарстанда яңа туган сабыйларның үлем-китем күрсәткече, 7,7 процентка кимеп, исән туган мең балага уртача 6,0 бала тәшкил итә. Россия буенча бу күрсәткеч - 6,5, Идел буе федераль округы күләмендә - 6,1.

Татарстанның 27 районында бу күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән артыграк, диде ТР сәламәтлек саклау министры. Шулар арасында – Кайбыч, Мөслим, Әгерҗе, Зәй, Актаныш, Яңа Чишмә һәм башка районнар.

Татарстанда 2015 елда кан әйләнеше системасы авырулары күрсәткечләре 3,4 процентка кимегән. Алардан үлүчеләр саны 711 кешегә азрак булган. Бу –  югары технологияле медицина үзәкләрендә калыплашкан төстә ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, коллегия алдыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре алдында чыгыш ясап.

«Татарстан Президенты ярдәме белән соңгы биш елда сәламәтлек саклау тармагына күп акча кертелде, бу безгә бүген Европадагы һәм АКШтагы коллегаларыбыз дәрәҗәсендә эшләргә мөмкинлек бирә», - диде нотыкчы.

Министр әйтүенчә, узган елның төп казанышы – халыкның гомуми үлем-китем күрсәткечләрен киметүгә ирешү. Шулай да, онкологик авырулардан үлемнәр саны арткан. Гадел Вафин яман шешне башлангыч чорда ачыклауда диспансеризация әһәмиятенә тукталды. "Диспансеризациянең икенче этабы мөһим. Авыру буенча шик туа калса, кеше өстәмә тикшеренүгә килергә тиеш. Барлык авырулар буенча диспансеризациянең икенче этабы былтыр 26 проценттан узды. Без тикшерүләрнең онкологик диспансер базасында узуын кайгыртабыз, чөнки анда заманча тикшерү алымнары, квалификацияле хезмәткәрләр бар. Быел төрле хастаханәләрдә 8 маммографик комплекс урнаштырылачак, ә төшерелгән сурәтләр интерпретациясе Республика маммология үзәгендә ясалачак", - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, диспансеризацияләрнең икенче этабы нәтиҗәле булсын өчен быел онкокабинетларны, эндоскопик кабинетларны кирәкле җайланмалар белән җиһазлау, белгечләрне укыту планлаштырыла.

Нотыкчы хәбәр иткәнчә, авыртуны сиздерми торган эндоскопик тикшеренүләр үзәкләрен ачу, төбәк онкологик үзәкләрен үстерү ниятләнә. 

«Әлмәт шәһәрендә нур белән дәвалау үзәген проектлау буенча әмер бирелгән. Бу рак авыруына каршы көрәшне нәтиҗәле итәргә мөмкинлек  бирәчәк», - дип йомгак ясады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International