«Сәламәтлек саклау – көн кадагындагы тема, ул барыбызны да борчый», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә.
Коллегия 2015 елда сәламәтлек саклау тармагындагы эш йомгакларына һәм 2016 елдагы бурычларга багышланды.
Чара Идел буе физкультура һәм спорт дәүләт академиясендә узды (Казан).
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы 15 - 10 ел эчендә сәламәтлек саклау системасы сыйфат ягыннан зур үзгәрешләр кичерде. «Әмма шуңа да карамастан, халыкның сәламәтлек саклау системасына таләпләре арта бара, - диде Татарстан Президенты. – Һәм, әлбәттә, халыкның медицина хезмәт күрсәтүләренә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә алдык дип әйтә алмыйбыз әле».
Татарстан Президенты әйтүенчә, төрле урыннарында хезмәт күрсәтүләр дәрәҗәсе төрлечә: «Кайдадаыр без халыкара стандартларга туры киләбез, ә кайдадыр, кызганычка каршы, юк әле – диде ул. – Һәм матди-техник база да, һәм белгечләр, медицина техникасы булу да бар җирдә дә нормаларга туры килеп бетми».
«Шуңа да карамастан, бу юнәлештә зур эшләр алып барыла, - дип белдерде ул. – Берләштерелгән бюджетның 40 млрд. сумнан артыгы сәламәтлек саклауны тәшкил итә. Шуңа өстәп, 2015 елда 4 млрд. сумга төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт эшләре башкарылган, республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен җайланмалар сатып алу буенча да. Бу – җитди инвестицияләр!»
Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлеге турында сөйләгәндә болай диде: «Безнең сәламәтлек саклау министры – район, үзәк һәм республика клиникалары башлыгы гына түгел, ул барлык сәламәтлек саклау тармагы өчен җавап бирә!»
Татарстан Президенты фикеренчә, бүген сәламәтлек саклау системасына инвесторларны җәлеп итү мөһим – бу хосусый инвесторлар да, шулай ук хосусый-дәүләт партнерлыгы принципларында җәлеп ителгәннәр дә булырга мөмкин. «Төп бурыч – конкурент мохит булдыру», - дип саный ТР Президенты.
«Сез үзегезне менталь рәвештә үзгәртергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Бу шәһәрләргә дә, районнарга да кагыла».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык булган мәгълүмат бер урында сакланырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов исәпләвенчә, бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә моннан биш ел элек күз алдына да китерү мөмкин булмаган үзгәрешләр бара. «Коллегия башланыр алдыннан сез үзегез дә җайланмалар һәм технологияләр күргәзмәсен күрдегез, - диде ул. – Чынлыкта исә бүген теләсә кайсы фельдшерлык-акушерлык пункты (ФАП) тикшерүләр алып бара ала! Шуннан чыгып, сәламәтлек саклауны үстерү стратегиясен формалаштырырга кирәк».
Рөстәм Миңнеханов ведомство эшен уңай бәяләде «Минемчә, министр да, аның командасы да тырыш, - диде ул. – Кисәтүләр юк дип әйтеп булмый. Кисәтүләр күп сезгә! Киләчәктә дә булачак. Чөнки кешеләр көннән-көн таләпчән була бара».
«Хәбәрдарлык һәм ачыклык системадагы эшләр барышын күзәтергә мөмкинлек бирә. Хәтта сезнең пациент белән аралашу интонациягез дә аңа тәэсир итә, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Шуңа күрә күп нәрсәләрне камилләштерергә кирәк. Шул исәптән пациентлар белән аралашуны да!»
Татарстан Президенты сәламәтлек саклау тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.
«Сезнең эшегез бик мөһим, - диде ул. – Кешеләр кәефе сезгә бәйле. Иң яманы – кеше авырый башласа. Сәламәтлек саклау системасының төгәл һәм бердәм эше, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, аларның һәркем өчен мөмкин булуы – болар бар да гражданнарыбызның тормыш сыйфаты артуга китерә. Тагын да кешеләрнең хакимияткә уңай мөнәсәбәтен формалаштыра».
Коллегия азагында Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау тармагында казанышларга ирешкән хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.