Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь - РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Наталья Паршикова төбәктә спорт тармагын үстерү мәсьәләләре, 2017 елда Казанда узачак Конфедерацияләр Кубогы матчларына әзерләнү һәм оештуры мәсьәләсе турында сөйләштеләр.
Искәртик, Казан, Сочи, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә 2017 елның 17 июнь-2 июль көннәрендә Конфедерацияләр Кубогы матчларын кабул итәчәк.
Бүген Наталья Паршикова "Конфедерацияләр Кубогы стартына кадәр 500 көн» темасына матбугат конференциясендә катнашты (чара "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы мәйданчыгында үтте).
Тулырак мәгълүмат - http://mdms.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/555096.htm