Татарстанга Ростехнадзор башлыгы Алексей Алешин эш сәфәре кыла

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасына Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин эш сәфәренә килде.

«Казан» халыкара аэропортында Алексей Алешинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров каршы алды.

Ростехнадзор башлыгының Татарстанга эш сәфәренең төп максаты – «Идел буе идарәсе күзәтчелегендәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның 2015 елда сәнәгать һәм энергетика иминлеген тәэмин итү буенча эше һәм  2016 елга бурычлары турында» Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашу (ул иртәгә, 2016 елның 5 февралендә булачак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International