Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмзте Йортында узды.
Яклар республика предприятиеләрендә сәнәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру һәм техноген аварияләрне кисәтү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Шулай ук очрашуда катнашучылар куркынычсызлык күзәтчелеге һәм контрольдә тоту өлкәсендә законнар базасын камилләштерү турында фикер алыштылар.