Ростехнадзорның контроль эшен камилләштерүнең төп юнәлешләренең берсе сәнәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү. Бу хакта бүген Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин ведомствоның Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә белдерде.
ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров катнашты.
Аерым алганда, киңәшмәдә химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру, сәнәгать куркынычсызлыгы турындагы законнар үтәлешен прокурор күзәтчелеге, капиталь төзелеш объектларын тикшерү, куркыныч җитештерү объектларында техник җиһазларны куллануда ышанычлылык һәм куркынычсызлыкны арттыру буенча чаралар программасы буенча фикерләштеләр.
А.Алешин белдергәнчә, соңгы ике елда сәнәгать куркынычсызлыгы турындагы законга зур үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, сәнәгать объектлары куркынычсызлык буенча дүрт класска бүленде, план һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүне яңа сроклары расланды.
“Нәтиҗә буларак, план буенча тикшерүләр саны 58 процентка кыскарды, гомуми тикшеренүләр саны – 27 процентка. Әмма бизнеска басымны киметү сәнәгать предприятиеләрендә сәнәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсе начарлануына китерергә тиеш түгел. Бу хәл килеп чыкмасын өчен, күзәтчелекнең яңа ысулларын һәм контроль чараларын кертү зарур”, - дип ассызыклады Ростехнадзор җитәкчесе.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков, үз чиратында, сәнәгый үсеш алган төбәк буларак Татарстан өчен сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләсе аеруча актуаль, дип ассызыклады.
Татарстанда төзелеш, нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергетика объектларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү буенча эре проектлар тормышка ашырыла.
“Метрополитенның яңа станцияләрен, спорт һәм социаль объектлар, авиация, тимер юллар, автомобиль инфраструктурасы төзү эшләре дәвам итә. Иннополис шәһәре төзелә, Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль, «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге төзү буенча проект эшләре башланды. Бу объектларның күбесе Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе күзәтчелегенә керә”, - дип ассызыклады И.Халиков.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Алексей Алешинның очрашуы барышында Татарстан Республикасы белән Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт арасында үзара элемтә турында килешү имзаланды, дип билгеләп үтте ул. “Бу килешү кысаларында без Татарстанда төзелештә яңа нормативлар куллана, яңа технологияләрне сыный алабыз”, - диде республика Хөкүмәте башлыгы.