Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елда Татарстан дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча фаразланган планына “Түбән Кама нефтехим” ҖАҖ (22%), Шашин исемендәге “Татнефть” ҖЧҖ (4,31%), “ТАНЕКО” АҖ (9%) акцияләре пакетын кертеп үзгәрешләр ясады.
Мондый карарны 2016 елның 2 февралендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.
Бу карар Татарстан Республикасының ресурсларын нәтиҗәлерәк файдалану кирәк булу сәбәпле кабул ителде.
“Түбән Кама нефтехим” ҖАҖ, “Татнефть” ҖАҖ, “ТАНЕКО” АҖ акцияләре пакетлары «Связьинвестнефтехим» АҖ нә, үзенең бердәнбер акционеры – Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырылачак. Шулай итеп, республика үз активлары белән идарә итү формасын алмаштыра.
Бу предприятиеләрнең акцияләр пакетлары Татарстан Республикасы икътисадының һәм әйдәп баручы предприятиеләре һәм компанияләренең өстенлекле юнәлешләрен үстерү һәм ярдәм итү максатында файдаланылачак, шулай ук Кама нефть химиясе кластерын оештыру кысаларында аларның җитештерү кооперациясен ныгытуга булышачак.
Акцияләр белән нинди дә булса операцияләр турында гамәлдәге закон нигезендә мәгълүматны ачу кирәклеге туган очракта, бу мәгълүмат гамәлдәге закон тәртибендә ачылачак.