Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Әгерҗе һәм Менделеев муниципаль районнарына эшлекле очрашуга бара.
Аерым алганда, Әгерҗедә ТР Министрлар Кабинеты башлыгы яңа төзелгән микрорайонны һәм шәһәрнең “Яшьлек” ял паркын караячак.
Район Мәдәният йортында Илдар Халиков Әгерҗе муниципаль районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән таныша. Аннары ул район Советының “2015 елда Әгерҗе муниципаль районының социаль–икътисади үсешенә нәтиҗәләр һәм 2016 елга бурычлар турында”гы киңәйтелгән утырышында катнаша.
Көннең икенче яртысында Илдар Халиков Меделеев муниципаль районы полиция бүлегендә булачак: анда аңа Менделеев шәһәре иминлеген тәэмин итү буенча электрон системаны тәкъдир итәләр.
Моннан тыш, ТР Премьер-министры Менделеев шәһәрендә төзекләндерелгән Үзәк район хастаханәсен караячак.
С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда (Менделеев ш. Юбилейная ур., 8 йорт) Илдар Халиковка “Менделее районының сәнәгать мәйданчыклары” проектларын тәкъдим итәләр. Аннан соң Район Советының “2015 елда Менделеев муниципаль районының социаль–икътисади үсешенә нәтиҗәләр һәм 2016 елга бурычлар турында”гы утырышы узачак.