Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Чаллыда энергетиканы саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
2010 елның 4 июне, җомга
Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Энергетиканы саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Россия Федерциясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны гамәлгә ашыру бурычлары турында” семинар-киңәшмә узды.
Шулай ук семинарда ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев һ.б. катнашты.
Моннан тыш, залда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, республика ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре, машина төзелеше пердприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, кече бизнес вәкилләре, шулай ук предприятиеләрнең баш инженерлары һәм икътисадчылары бар иде. Алар энергетиканы саклау һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эш алып барачак.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, Чаллы бу киңәшмәне үткәрү урыны буларак очраклы сайланмаган. “Биредә республиканың эре предприятиесе “КАМАЗ” ААҖ урнашкан. Ул соңгы елларда энергетиканы саклау мәсьәләләре буенча күп эш башкары. Һәр предприятиенең үз тәҗрибәсе бар һәм без тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәбез. Бүгенге көндә бу Россия һәм Ауропа компанияләре белән нәтиҗәле көндәшлек формалаштыру шартларында актуаль булып тора. Безнең республика һәрвакыт энергетиканы саклау мәсьәләләре буенча актив эш алып барды, әмма Россия белән Татарстанның кайбер позицияләр буенча башка илләр балән чагыштырганда чыгымлырак эш итүенм танымыйча булмый. “Энергетиканы саклауга тотыла торган һәр сум – ул базар һәм предприятиене, компаниянең потенциаль үсешен саклауга акча салу”.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “2010 елның 5 аенда сәнәгать предприятиеләренең эше һәм “Энергияне саклау һәм энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Россия Федерциясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны гамәлгә ашыру бурычлары турында” доклад белән чыгыш ясады. “Татарстан Республикасында 2010 елның гыйнвар–май айларында сәнәгать производствосы күләме 400 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать производствосы индексы – 108 процент”, - диде Равил Зарипов.
Шулай ук семинар-киңәшмәдә“КАМАЗ” ААҖнең генераль директоры урынбасары – техник директоры Исламгәрәй Шиһапов “КАМАЗ” ААҖнең Федераль законны гамәлгә ашыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Энергетиканы саклау программасы киңәшмәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. “КАМАЗ”да Энергетиканы саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү системасын керткәч, 2009 елда 740 млн. сум акча экономияләнгән, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
“КАМАЗ” ААҖ производствода энергетиканы саклау технологияләрен кертүгә зур игътибар бирә. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “КАМАЗ” автомобиль заводы белгечләренең эш нәтиҗәләре белән танышты, “КАМАЗэнергоремонт” производствосында булды, “КАМАЗ-Дизель” ААҖ компрессор станциясен карады, төп җыю конвейерында һәм кабиналар җыю конвейерында булды.
Шулай ук “Татэнергосбыт” ААҖ директоры Марат Миңнебаев, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР энергетиканы саклау үзәге директоры Евгений Мартынов, ТР Тарифлар комитеты рәисе Марина Фәйрушина һәм “Вакууммаш” ААҖнең генераль директоры Евгений Капустин да доклад белән чыгыш ясады.
Семинар тәмамланганда хәзерге вакытта республикада 2011 елгы торак-коммуналь хуҗалык тарифларын формалаштыру эшләре бара, дип белдерде Илдар Халиков. Бу мәсьәләне хәзердән үк хәл итәргә кирәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз