Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов В.Мутко белән 2013 елгы Универсиада объектлары буенча фикер алышты
2010 елның 5 июне, шимбә
Кичә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашулар үткәрде.
Аерым алганда, Татарстан башлыгы Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко белән Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Унитверсида объектларын киләчәктә куллану мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендә узган оештыру комитетының чираттагы утырышында “Казанда 2013 елгы Универсиада мирасы” комплекслы программасы концепциясен төзүне хәл итү турында килешенгән, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Искәртеп китәбез, элек 2013 елгы Универсиада авылы базасында студентлар шәһәрчеге һәм РФ Җыелма командалары резервы әзерләү үзәге булдыру хакында карар кабул ителгән иде. 2013 елгы Универсиада авылының беренче комплексы Казан (Идел буе) федераль университеты балансына тапшырылачак.
2013 елгы Универсиада авылының икенче һәм өченче комплексы Физкультура, спорт һәм туристлык академиясе (Чаллыдан Казанга күчерелә) балансына биреләчәк. Шулай ук академия балансына «Ак Барс» Көрәш сарае, «Зилант» Боз спорт сарае, Теннис академиясе, Гимнастика үзәге, Суда ишү спорты үзәге (Урта Кабан күле), Чистай урамындагы Су спорты сарае кебек спорт корылмалары да тапшырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Виталий Мутко белән очрашуда 2013 елгы Универсиада авылы комплексын нәтиҗәле файдалану, милкен саклау һәм Универсиада катнашучыларны кабул итү өчен бердәм идарә итү системасы белән тәэмин итү урынлы булыр дигән фикерен белдерде.
Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.
Сүз киләчәктә спорт объектларын куллану һәм вузлар (Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты һәм Казан дәүләт технология университеты) балансына тапшыру турында барды. Федераль уку йортлары каршында спорт объектлары төзү һәм киләчәктә вузлар балансына тапшыру матди базаны ныгытуга һәм студентлар спортын үстерүгә мөмкинлек бирә, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу ахырында Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов белдерүенчә, спорт объектларын вузлар балансына тапшыру аларны киләчәктә куллану һәм карап тоту өчен әһәмияткә ия. “Без төзелгән объектларны алар киләчәктә эшләсен һәм ярышлар үткәрелсен өчен вузларга тапшырырга телибез”, - диде ул.
Татарстан Президенты бу юнәлештә эшне дәвам итүне йөкләде, дип белдерде Рафис Борһанов. “Казанда 2013 елгы Универсиада мирасы” комплекслы программасы концепциясе июнь ахырына әзер булыр дип көтелә
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз