Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Менделеев район советының алтынчы утырышында катнашты.
Бу чара С. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды. Фойеда Илдар Халиковка “Менделеев районының сәнәгать мәйданчыклары” проектларын тәкъдим иттеләр.
Менделеев районы башлыгы Валерий Чершинцев 2015 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады һәм алдагы елга бурычларны билгеләде.
Депутатлар җирле үзидарә органнарының ээшчәнлеге турында, “Заманча технологияләр” инвестицион проектын гамәлгә ашыру хакында, “Менделеев икмәк заводы” предприятиесенең 2015 елдагы эше турында, Менделеев районы прокурор күзәтчелегенең өстенлекле юнәлешләре буенча эш һәм законлылыкның торышы хакында мәсьәләләрне карадылар.
Валерий Чершинцев республика җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында, Илдар Халиков, Менделеев районы бүген актив үсештә, республика программаларында катнаша, дип билгеләде.
Аннары ТР Премьер-министры дәүләт бүләкләрен тапшырды.