Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Минзәлә һәм Бөгелмә муниципаль районнарына эшлекле очрашуга бара.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Минзәләдә “Мебелев” мебель фабрикасының җитештерү базасы һәм продукциясе белән танышачак, «Изыскатель» сәүдә-җитештерү фирмасы производствосында яңа линияне һәм эшләп чыгарыла торган продукцияне караячак.
Алга таба Илдар Халиков программасында – авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү адреслы программасы буенча төзелгән күп фатирлы торак йортларны карау.
ТР Премьер-министры район Мәдәният йортында (Минзәлә, Ленин ур., 69 йорт) Минзәлә муниципаль район советының “Минзәлә муниципаль районының 2015 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында”гы утырышында катнашачак.
Көннең икенче яртысында Илдар Халиков Бөгелмә муниципаль районына барачак, анда “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ, «ТНГ-Универсал» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыкларында булачак.
Бөгелмәдә Илдар Халиков Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллин исемендәге Бөгелмә кадет мәктәп-интернаты эшчәнлеге белән танышыр, дип көтелә.
Алга таба ТР Премьер-министры Бөгелмә муниципаль район советының “Бөгелмә муниципаль районының 2015 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында”гы утырышында катнашачак. Бу чара Техника йорты залында узачак (Бөгелмә, М. Җәлил ур., 31йорт).