Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында “Оешмалар мөлкәтенә салым турында”гы Татарстан Республикасы законының 3 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелеш социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”гы 197-5 нче номерлы ТР закон проектлары кабул ителде. Алар, социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территория резидентларына республика тарафыннан салым ташламалары — оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат итү рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан, эшләнелгән.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Федераль законда карлаганча, РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлеккә кертелгән социаль-икътисади үсеш алган территорияләр төзелергә мөмкин. ТРда болар - Яр Чаллы һәм Яшел Үзән калалары.
2016 елның гыйнварында РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан “Чаллы” социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территориясен төзү турында”гы РФ Хөкүмәте карары имзаланган.
Моношәһәрнең үсеше билгеләнгән территорияләр резидентларына ярдәм формалары буларак бары тик салым ташламалары күрсәтелә.
Үсеше билгеләнгән территория резиденты статусын алган оешмалар өчен табышка салым федераль бюджет кереме буларак процент күләмендә билгеләнә һәм РФ субъектлары бюджетларына күчерелергә тиешле акча буларак аңа киметелгән салым ставкасы билгеләнергә мөмкин (ставка беренче табыш алган вакыттан башлап 5 салым чоры дәвамында 5 проценттан артырга тиеш түгел һәм аннан соңгы 5 салым чорында 10 проценттан арта алмый); оешмалар мөлкәтенә һәм җир салымын түләүдән азат ителә.
Әлеге закон проектларын депутаталарга тәкъдим итүчеләрнең берсе бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин сүзләренчә, Яр Чаллы территориясендә эшләргә теләк белдергән потенциаль инвесторлар саны шактый икән.
“Беренче адым ясалды, хәзер без карар кабул итәргә, ә республиканың Икътисад министрлыгы һәм Яр Чаллы администрациясе резидентлар буенча эшләргә тиеш. Бу безгә нәрсә бирә? Бу икътисадны диверсифицияләргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки социаль-икътисади үсеше алдан билгеле территорияләр резидентлары бизнес үсеше өчен үзенә җәлеп итә”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов закон проектларына мөнәсәбәтен белдереп.
Закон проектлары Iһәм III укылышта кабул ителде.