Казанда Бадминтон үзәге ачылды

2016 елның 13 феврале, шимбә

Бүген Казанда Бадминтон үзәге ачылды. Үзәк ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Поуль-Эрик Хейер Ларсен, Россия Илкүләм бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Бадминтон үзәге 2015 нче елның 22 сентябрендә төзелә башлаган. Үзәкнең гомуми мәйданы 3184,76 кв. м тәшкил итә. Аның беренче катында бадминтон уйнау өчен 12 мәйданчык бар. Икенче катында Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең теннис һәм бадминтон теориясе һәм методикасы кафедрасы урнашачак. Трибуналар 300 тамашачыны сыйдыра.

“Хыялыбыз тормышка ашты – искиткеч объект калкып чыкты. Илдә әлегә бердәнбер махсуслаштырылган корылма пәйда булды”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга, спортчыларга. Ул 5 эл элек Татарстанда бадминтон белән шөгыльләнүчеләр 124 булганын, 5 ел эчендә аларның саны 10 меңгә җиткәнен билгеләп узды. Президент ассызыклаганча, югары уку йортында кафедра ачу, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә бадминтон бүлекләре эше, бу спорт төре буенча барлык районнарда уздырыла торган ярышлар бадминтон белән мавыгучылар үсешенә уңай йогынты ясаган.

Рөстәм Миңнеханов Россия Спорт министрлыгы җитәкчелеге, министр Виталий Мутко, илкүләм федерация президенты Сергей Шахрай, “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга теләктәшлек фонды” корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин тарафыннан зур ярдәм күрсәтелүен шәрехләде. “Бу объект биредә булдырылган комплекска яхшы гына килеп кушылды”, - диде ул.

“Бадминтон – һәркем уйный алырлык спорт төре. Халыкны колачлау ягыннан ул өченче позициядә тора, түбән чыгымлы, нәтиҗәле, файдалы спорт төре. Безнең Олимпия уеннарына, Европа чемпионатларына кандидатларыбыз бар. Бу бадминтондагы казанышларны күрсәтә”, - дип, Рөстәм Миңнеханов бадминтон спорт төре үсешенә теләктәшлек күрсәткән затларга, шушы спорт төренә хирыс булган спортчыларга, корылманы төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Поуль-Эрик Хёйер Ларсен хис-кичерешләре белән уртаклашты, шушы бинага таң калуын белдерде. “Бадминтонда шундый гыйбарәт бар: без һәр баланың кулына ракетка алып, бу спорт төрендә зур уңышларга ирешә алу мөмкинлеге бирергә, дип саныйбыз. Ә уңышка ирешүдә инфраструктура, комплекслар булуы мөһим”, - диде Ларсен.

Мәртәбәле кунак 2,5 ел элек ТР башкаласына килеп, спорт объектлары белән сокланып йөрү хатирәләрен яңартты. Ларсен Казанда Бадминтон үзәген сафка бастыруга зур өлеш керткән һәммә кешегә толы рәхмәтен җиткерде. “Соңгы берничә елда гына да бадминтон белән шөгыльләнүчеләр саны 300 дән 10 меңгә җитүе – башка сыймаслык. Бу бинада бадминтон белән бәйле тикшеренүләр үткәреләчәге дә әһәмияткә ия. Бадминтоннның күрү сәләте яхшыруга уңай тәэсир итүе дә мөһим. Бу – дөньяда спорт белән шөгыльләнү һәм фәнни тикшеренүләр бергә үрелгән бердәнбер уникаль бина”, - дип ассызыклады Поуль-Эрик Хёйер Ларсен.

Сергей Шахрай да бадминтон спорт төренең күзләргә файдасына басым ясады. “Без барыбыз да дөньяны күреп таныйбыз, өйрәнәбез. Кешелек сукырая барая. Беренче сыйныфта укучыларның 5 проценты күзлектә булса, мәктәпне тәмамлаганда начар күрүчеләр 37-55 процентка кадәр җитә. Шөкер, күрү сәләтен югалтуга юл куймауның ысулын таптык: ул - бадминтон”, - диде ул. Аның әйтүенчә, Казанны спорт объектлары белән шаккатырып булмый, әмма бусының уникальлеге – күрүгә уңай тәэсирендә. Бу комплексың нәтиҗәле эшләчәгенә ышанам, диде илкүләм федерация җитәкчесе һәм алга таба Россиянең 11 шәһәрендә шундый үзәкләрне сафка бастыру ниятләнүен белдерде.

Белешмә өчен. Бадминтон Казанда 1961 нче елдан үсеш ала башлый. Татарстанда бадминтонның яңа тарихы 2011 нче елның 12 апреленнән башлана, ул вакытта ТР бадминтон федерациясенең күзәтүчелек советы оеша, аны, ТР Президенты тәкъдиме буенча, ТР Хисап палатасы рәисе А. Демидов җитәкли. Ул вакытта республикада бадминтон белән нибары 124 спортчы шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта бу спорт төре белән мавыгучылар 9800дән артып киткән, аларның 4540ы - хатын-кызлар. Аеруча бадминтон үсешенә Казан югары уку йортларында, Яр Чаллы, Алабуга, Чистай, Әлмәт, Саба, Алексеевск, Балтач, Кайбыч, Кукмара, Мөслим, Актаныш һәм башка районнарда игътибар бирелә.

Республика балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә һәм олимпия резервының спорт мәктәпләрендә 1300 дән артык балалар һәм үсмерләр шөгыльләнә, аалар белән 49 тренер шөгыльләнә. Шулай ук бүген ачылган бадминтон үзәге базасында быел бадминтон буенча республика балалар спорт мәктәбен ачу ниятләнә.

Тантанадан соң үзәктә беренче ярышлар – Фәрит Вәлиев кубогына Татарстан Республикасы чемпионаты башланды.

16-21 февральдә Казанда бадминтон буенча Европа команда чемпионаты һәм беренчелеге узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International