Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр хоккей лигасының «Кубок Вызова» матчын ачу тантанасында катнашты.
Чара Түбән Кама шәһәренең «Нефтехим арена» боз сараенда узды.
Бу «Кубок Вызова» матчының сигезенчесе, анда Көнчыгышның һәм Көнбатышның МХЛ чемпионатының иң яхшы уенчыларыннан оешкан командалары көч сынаша.
Уенга мәртәбәле кунаклар – Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, МХЛ идарәче директоры Алексей Морозов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, шулай ук «Молодежка» сериалы геройлары чакырылган иде. Кунакларны Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин кабул итте.
Матч алдыннан кече боз аренасында яшь хоккейчылар өчен МХЛ идарәче директоры Алексей Морозов мастер-класс уздырды.
«Нефтехим арена» конференц-залында журналистлар өчен матбугат конференциясе уздырылды. Сорауларга Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, МХЛ идарәче директоры Алексей Морозов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Нефтехимик» хоккей клубы президенты Азат Бикмурзин җавап бирде.
Уен лазерлы шоу тантанасы белән башланып китте.
Матчны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, МХЛ идарәче директоры Алексей Морозов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин «Нефтехимик» хоккей клубы президенты Азат Бикмурзин карады.
«Хоккей – татарстанлыларның яраткан спорт төре, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Безнең өчен «Кубок Вызова» матчын кабул итү зур мәртәбә. Мондый матур бәйрәм оештыручыларга рәхмәт».
Үз чиратында Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк Рөстәм Миңнехановка Татарстанда хоккей үсешенә зур игътибар бирелгән өчен рәхмәт белдерде.
МХЛ идарәче директоры Алексей Морозов Россия Спорт министры Виталий Мутко котлавын укыды.
Символик алканы ыргытканнан соң уен башланып китте. Матч йомгаклары буенча «Көнбатыш» җыелма командасы «Көнчыгыш» җыелма командасын 5:2 исәбе белән җиңде.