Казанда “Россия чаңгы юлы - 2016” узды

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

Бүген Россиянең 72 зур шәһәрендә традицион  “Россия чаңгы юлы-2016” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Быел Казанда зур кышкы спорт ярышы берьюлы өч мәйданчыкта башланды. Иң күп узышлар Залесный поселогының “Солнечный” лагеры территориясендә булды.

Чаңгы ярышларының тантаналы ачылышында РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов катнашты.

Тантаналы ачылыштан соң гаилә узышларына старт бирелде, алардан соң VIP -узыш һәм массакүләм узышлар башланды.

Шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының чаңгыда узышу буенча ГТО нормаларын үтәү мөмкинлеге быелгы чаңгы ярышларының төп үзенчәлеге булды. ГТО нормаларын уңышлы тапшыру һәм бик яхшы билгеләрен алу өчен ир балаларга 5 км, кыз балаларга 3 км  йөгерергә кирәк иде.

VIP-узыш җиңүчеләре ике категория буенча билгеләнде – ирләр арасында һәм хатын-кызлар арасында. Шулай итеп, бүгенге ярышларның җиңүчесе “ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ Тормыш иминлеге фәнни үзәге” ДБУ директоры Роза Әхмәдиева булды, икече урынны ТР Президентының Эшләр белән идарәнең гомуми бүлеге мөдире Резедә Сабирова яулады, өченче урынны ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева алды.

Ирләр арасында VIP-узышта бронза призны  ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы – ТР юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов, көмеш призны КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов алды, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары, эшләр белән идарәче Сергей Коростылев кабат абсолют җиңүче булды.

Гаилә узышларына ел саен аерым игътибар бирелә, анда кагыйдә буларак әтисе, әнисе һәм ике баласы катнаша. Быел Казанда Нуретдиновлар гаиләсе җиңүче булды, алар кышкы ярышларда беренче тапкыр гына катнашмыйлар инде. Икенче урынны ел саен я приз алучы, я җиңүче булган Кәримовлар гаиләсе яулады. Бронза призны Хәбибуллиннар гаиләсе алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International