Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Горький заводы заказлар белән тәэмин ителергә тиеш”
2010 елның 10 июне, пәнҗешәмбе
Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводның “Берләштерелгән судно төзелеше корпорациясе” ААҖ составына керү процедурасы төгәлләнгәннән соң агымдагы елда предприятиедә тыныч максатларда кулланылучы суднолар төзелә башлаячак.
Бүген “Берләштерелгән судно төзелеше корпорациясе” президенты Роман Троценко Яшел Үзән заводында узган киңәшмә төгәлләнгәннән соң журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Мантуров, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Судно төзелеше сәнәгате һәм диңгез техникасы департаменты директоры Леонид Стругов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.
Роман Троценко билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Яшел Үзән заводында җитештерелгән продукциянең 71 процентын хәрби кораблар тәшкил итә, аларның күләме кимергә тиеш. “Без заводның киләчәген эчке су юлларына хезмәт күрсәтә торган танкерлар җитештерү, шулай ук Каспий һәм Кара диңгез өчен суднолар һәм хәрби кораблар төзүдә күрәбез. Хәзерге вакытта дөньяда зур кораблардан 2-3 ранглы җыйнак судноларга күчеш күзәтелә, Яшел Үзән заводы нәкъ шушы юнәлештә эшчәнлек алып бара”, - дип хәбәр итте ул.
“Берләштерелгән судно төзелеше корпорациясе” ААҖ президенты фикеренчә, Горький исемендәге заводның яхшы үсеш перспективалары бар. “Завод машина төзелеше продукциясе җитештерүдә әйдәп бара. Биредә титан кою һәм детальләр, механик эшкәртү комплексы бар. Бу юнәлешләрне үстерергә кирәк. Моннан тыш, заводка яңа технологияләрне үстерү зарур, заманча җиһазлар урнаштыру да таләп ителә”, - дип ассызыклады Роман Троценко.
Яшел Үзән заводының киләчәктә “Берләштерелгән судно төзелеше корпорациясе” ААҖ составына интеграцияләнүе хакында сөйләгәндә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга: “Хәзерге вакытта төп бурыч - заводны алга таба заказлар белән тәэмин итү”, - дип белдерде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз