Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш визиты белән килде

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш визиты белән килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөри.

Визитның төп макстаы - "Россия Федерациясендә газ моторы ягулыгы базарын үстерү һәм газ моторлы техникага, дәүләт ярдәмен истә тотып, таләп белән тәкъдимне стимуллаштыру буенча эш барышы турында" киңәшмәсендә катнашу, ул "ГАЗ" автомобильләр заводы мәйданчыгында уза. Чарада шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер һәм башкалар катнаша. 

Визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов "ГАЗ" заводының җитештерү линиясее карарга һәм газ моторлы техниканың яңа модельләре белән танышырга планлаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International