Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш сәфәре кысаларында Россия газ-мотор техникасы базарын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты.
Чара «ГАЗ» автозаводы мәйданчыгында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм «Газпром» ГАҖ идарсе рәисе Алексей Миллер катнашты.
Үз чыгышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы төбәкләре – 2013 елда газны мотор ягулыгы буларак куллануны киңәйтү буенча дәүләт башлыгы тарафыннан куелган бурычларны гамәлгә ашыруда актив катнашучылар арасында. ИФОда 12 субъект «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ белән килешү имзалаган, 13 субъектта тиешле төбәк программалары кабул ителгән.
Бу өлкәгә федераль дәрәҗәдә җитди ярәм күрсәтелә. 2014-2015 елларда Идел буе федераль округы төбәкләренә ярдәм прогаммасы буенча ТКХ өчен 1570 берәмлек техник сатып алуга 3,2 млрд. сум субсидия бүлеп бирелгән.
Программа кысаларында округ төбәкләре газ-мотор ягулыгында эшләүче 2600 автобус һәм ТКХ өчен 700 берәмлектән артык техника сатып алган.
Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, норматив күрсәткечләргә ирешү өчен бу саннарны арттырырга кирәк. Газ-мотор ягулыгы базарын тоткарлаучы сәбәпләрдән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле газ-мотор техникасына хезмәт күрсәтүче инфраструктураның артта баруын атады.
Моннан тыш, тоткарлаучы факторның берсе – кысылган газда эшләүче техниканың 15-30%ка кыйбат булуы.
«Газпром» ГАҖ идарзсе рәисе Алексей Миллер чыгышында билгеләп үткәнчә, тармакның үсеш өчен перспективалары зур: мондый техниканың экономияле булуы, экологик яктан чистарак һәм иминрәк булуы.
Киңәшмәдә катнашучылар газ-мотор техникасы җитештерүгә дәүләт ярдәме һәм аңа булган ихтыяҗны стимуллаштыру чарлары турында да фикер алыштылар.