Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Скоробогатова берничә юнәлеш буенча. шул исәптән банк тармагында мәгълүмат технологияләре өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Ольга Скоробогатова шулай ук «Мир Maestro» Россия илкүләм картасы проекты турында сөйләде, карта бөтен дөньяда файдаланыла ала.