Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Air Cargo Global компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Air Cargo Global компаниясе – авиация транспорты белән йөк ташу буенча дөньяда лидерларның берсе. Air Cargo өзлексез һәм ышанычлы каналлар булдырып, йөкләрне дөньяның теләсә кайсы почмагына үз вакытында илтүне тәэмин итә.
Очрашуда ике яктан да катнашучылар Татарстан белән компания арасында хезмәттәшлекнең перспективалы юнлешләре турында фикер алыштылар.
Илдар Халиков сүзләренчә, республикада һава юлларының актив үсеше бу өлкәдәге базарда катнашучылар өчен яңа перспективалар ача. Соңгы берничә елда пассажирлар агымы Казан аэропортында бермә-бер артты. Бу Татарстанның туристлык төбәге буларак статусын ныгытуга да бәйле, дип билгеләде ТР Премьер-министры. Шулай итеп, узган ел республикада 2 млн.100 мең кунак булып киткән.
Ләкин якын киләчәктә һава юлы белән йөк ташуга басым ясалачак, дип ассызыклады Халиков. Бу өлкәдә Татарстанның потенциалы зур, әмма ул хәзергә тиешенчә файдаланылмый. Сәнәгать җитештерүе күләме 1 трлн. 856 млрд. сумнан арткан төбәк буларак, республика авиация юнәлешләре буенча йөк ташуны арттырырга мәҗбүр, дип өстәде ТР Премьер-министры.