Рөстәм Миңнеханов Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан АСК экспозициясе белән танышты

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан АСК экспозициясен карап чыкты. Форум «Казан ярминкәсе» КҮдә башланып китте һәм 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук анда «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе  фермеры» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Волгапродэкспо» 16 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылган иде.
Татарстан Президенты, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә, эре авыл хуҗалыгы техникасы белән танышты. Р. Миңнехановка ашлык җыю һәм терлек азыгы җыю комбайннарының соңгы модельләрен, тракторлар, төрле класстагы йөк төяү җайланмаларын, авыл хуҗалыгы продукциясен сортларга аеру һәм эшкәртү машиналарын күрсәттеләр.
Күргәзмә павильонында Рөстәм Миңнеханов «Икътисад», «Фән һәм мәгариф», «Игенчелек», «Терлекчелек», «Механикалаштыру» һәм башка шундый бүлекләрне карап чыкты. 
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2015 ел йомгаклары буенча Татарстанда 3,6 млн. тонна ашлык, 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,6 млн. тонна бәрәңге игелгән, 385 мең тонна яшелчә һәм 1,7 млн. тонна терлек азыгы җитештерелгән.. 
«Икътисад» стенды янында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясенең җыелма күләме 2015 елда 213,7 млрд. сум тәшкил иткән (104,7 млрд. – игенчелектә, 109 млрд. – терлекчелектә).
«Терлекчелек» бүлегендә Марат Әхмәтов белдергәнчә, хисап елында 468,5 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, 1,75 млн. тонна сөт савып алынган һәм 1170 млн. данә йомырка. 
Мәгариф өлкәсе турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнехановны республиканың әйдәүче авыл хуҗалыгы мәгариф һәм фән учреждениеләрендә укыту һәм кадрлар әзерләү методлары белән таныштырдылар. Аерым алганда, ТР Президенты Казан дәүләт аграр университеты һәм Татарстан фәнни-тикшеренү авыл хуҗалыгы институты стендларын карады. 
Шулай ук Рөстәм Миңнехановка орлыкчылык хуҗалыгындагы, ашламалар, үсемлекләрне яклау чараларын җитештерүдәге һәм терлек азыгы әзерләүдәге соңгы казанышлар турында да мәгълүмат бирделәр.
Аннары Татарстан Президенты республика предприятиеләре оештырган авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Шулар арасында:  «Пестречинка», «Просто молоко» компанияләре, «Ак Барс» холдинг компаниясе һәм «Челны Хлеб» һәм башкалар.  
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2015 ел йомгакларына һәм 2016 ел бурычларына багышланган йомгаклау коллегиясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International