Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аэрофлот - Россия авиалинияләре" ГАҖ идарә рәисе, генераль директоры Виталий Савельев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта, "Аэрофлот" ГАҖ җитәкчелегенә Татарстан Республикасы проектлары һәм инициативаларына ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасында булган һәр эре халыкара чара аэропортларсыз, аеруча "Аэрофлот" сыз узмый, диде Рөстәм Миңнеханов, бу 2013 елда Казанда узган бөтендөнья җәйге Универсиадасы да, 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты да.
Шуннан яклар алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Виталий Савельев кыскача компаниянең 2016 елга планнары турында хәбәр итте.