Рөстәм Миңнеханов InfraONE компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов InfraONE компаниясе Директорлар советы рәисе Альберт Еганян һәм компаниянең идарәче директоры Сергей  Беляков белән очрашты.  

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьеры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

InfraONE инвестицион компаниясе (Беренче инфраструктур компания) 2011 елда инвестицион проектларда эшләү тәҗрибәсе  булган белгечләр төркеме тарафыннан оештырылган.  InfraONE – инфраструктурага турыдан-туры инвестицияләр кертүче компания. Компания үз мәнфәгатьләрендә дә, шулай ук өченче затлар мәнфәгатьләрендә дә проектлар оештыруны һәм аларга идарә итүне, килешүләрне финанслауны гамәлгә ашыра, шулай ук инвестицион консультацияләү хезмәте күрсәтә, аналитик яктан ярдәм итә һәм проектларны алга сөрә.  

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм InfraONE инвестицион компаниясе вәкилләре республиканы кызыксындыручы юнәлешләр буенча хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышты.

InfraONE компаниясе турында төгәлрәк - http://infraone.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International