Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районына эш сәфәре кыла. Ул анда 2015 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясауга һәм 2016 елга бурычларга багышланган район Советының киңәйтелгән утырышында катнашачак.
Эш сәфәре барышында Татарстан Президентын Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөри.
Мамадыш шәһәренә килүгә үк Рөстәм Миңнеханов «Мамадыш промкомбинаты» махсус эш киемнәре тегү предприятиесенә барды. Фабрика 2011 елда ачылган, бүген анда йөзләп кеше эшли. Төп продукция – юл постлары хезмәтенең, ашыгыч медицина ярдәменең һәм бүтән хезмәтләрнең хезмәткәрләре өчен махсус киемнәр.
Комбинат эше белән Татарстан Президентын предприятие директоры Роберт Сабиров таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, 2015 ел йомгаклары буенча 74 млн. сумлык 20 717 комплект кием тегелгән. Тегүченең уртача хезмәт хакы – 13,5 мең сум. Директор шулай ук Рөстәм Миңнехановка промкомбинатның җитештерү структурасы һәм андагы эш шартлары турында сөйләде.
Җитештерү корпусында ТР Президенты кием кисү һәм тегү цехларын карады. Рөстәм Миңнеханов әзер әйберләрнең сыйфатын югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика үз чиратында әлеге предприятиегә төрлечә ярдәм күрсәтәчәк.
Промкомбинатның киләчәк үсеше турындагы сорауга Роберт Сабиров, быел җылы текстиль җепләр җитештерү цехы эксплуатациягә кертелә, анда сменага 1 мең метр подукция чыгару каралган. Шушы максатлар өчен 32 млн. сумлык җайланмалар сатып алынган һәм монтажланган. Бу тагын 32 эш урыны бирәчәк, дип җавап бирде.