Рөстәм Миңнеханов ТРның Мамадыш районында яңа фатир алучыларның шатлыгын уртаклашты

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш мунициципаль районында “Мамадыш” совхозы бистәсендә Үзәк урамда 40 фатирлы йортны ачуда катнашты. Биш катлы йорт төзү эшләре узган елның декабрендә тәмамланган. 26 фатир социаль ипотека программасы буенча бирелә, 3се – авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча, 10сы – ятим балаларга, һәм тагын 1 фатир сату өчен калган. Объектның смета бәясе 50,1 млн сум тәшкил итә.

Йортны ачу чарасында ТР Президенты каршындагы Дәүләт Торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

“Мамадышны танып булмый, бирегә килгән саен, яңа объектлар, яңа җитештерү мәйданнары күрәбез”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул яңа фатир хуҗаларын ихлас коталды. “Иң мөһиме - перспектива бар. Йортлар төзү эше дәвам итәчәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аннары Татарстан Президенты Мамадыш политехника көллиятендә булды. Биредә 680 кеше белем ала. Көллият автомеханик, эретеп ябыштыручы, пешекче, кондитер, төзелеш эшләре мастеры, тракторчы һәм тегүче кебек белгечләр әзерли.

Кунаклар ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән бергә көллияттә укучыларның техник һәм кулинария иҗаты күргәзмәсен карадылар, эзләү отрядлары эшчәнлеге белән таныштылар, уку аудиторияләрен һәм техниканы карадылар. Узган ел көллияттә 101 млн сумлык капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International