Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Әлмәт муниципаль районы советының VII сессиясе һәм Әлмәт шәһәр советының җиденче утырышында катнашты.
Сессиягә алтынчы чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, "Татнефть" ГАҖнең Директорлар советы рәисе киңәшчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау вәкиле Тимур Ногманов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, район активы чакырылган иде.
Сессиядә көн тәртибенең төп пункты Әлмәт муниципаль район башлыгы Айрат Хәйруллинның 2015 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турындагы отчеты булды.
Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, узган 2015ел тарихка Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы, Парклар һәм скверлар елы һәм Әлмәт районына 85 ел тулу белән кереп калды.
"Әлмәт республика көньяк-көнчыгышының социаль-икътисади үсеше һәм иҗтимагый тормышның үзәге булырга тиеш. Районда тотрыклы социаль-икътисади вәзгыять саклана. Бу ТР муниципаль берәмлекләр социаль-икътисади үсеше рейтингында икенче урын һәм РФ Хөкүмәтенең Россиянең иң төзек шәһәренә дипломы белән раслана. Район эчке территориаль продукт формалаштыруда лидерларның берсе санала. Ел нәтиҗәләре буенча эчке территориаль продукт күләме 239 млрд сум дәрәҗәсендә көтелә. Зур һәм урта предприятиеләр буенча сатылган товар, эш һәм күрсәтелгән хезмәт күләме дә 15,6%ка арткан. Район икътисадының гомуми структурасындагы төп өлеш нефть чыгару сәнәгатенә туры килә. Инвестицияләр күләме буенча район өченче урынны алып тора. Ул 87 млрд сум дәрәҗәсендә көтелә", - диде район башлыгы.
Алга таба Әлмәт районы башлыгы бюджет сәясәте мәсьәләләренә тукталды. Төп индикатор булып төзелеш тармагы торышы санала. Ел саен 155 мең кв. метр күләмдә торакны файдалануга тапшыру планы саклана, район Казан һәм Чаллыдан соң республикада өченче урынны алып тора.
Район башлыгы билгеләгәнчә, Әлмәт шәһәре күләмендә актуаль проблема булып чистарту корылмаларының торышы кала. Реконструкция өчен кирәкле акчаның күләме - 1млрд сум. Бу мәсьәләдә республика һәм федераль үзәк ярдәме кирәк.
Төп юнәлешләрнең берсе – юллар. Узган елда гына да соңгы 10 елда барган эшнең иң күбесе башкарылган. Төрле дәрәҗә бюджетлардан юлларга 480 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 215 млн сум - "Татнефть" компаниясеннән.
Быел Әлмәт өчен велосипед юллары инфраструктурасын формалаштыру уникаль проект булачак.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков, үз чиратында, Әлмәт районының күп өлкәләрдәге казанышларын югары бәяләде. Аеруча ул торак төзелеше күләмен, социаль программаларны тормышка ашыруны билгеләде.
"Әлмәт республикада торак төзелеше буенча лидер санала. "Татнефть" ГАҖ зур ярдәм күрсәтә. Парклар һәм скверлар елында күп эш башкарылды, ышанам, барлык бу изге эшләр Су саклау зоналары елына да күчәр. "Минем яраткан ишегалдым" программасы буенча балалар мәйданчыклары төзелеше турында аерым әйтәсе килә. Бу көн дә күрә торган әйбер. Нефтьчеләр шәһәрендә туучылар саны арткан, бу тагы да сөендерә. Бу шәһәрнең һәм анда яшәүчеләрнең киләчәккә ышанычын күрсәтә. Шул ук вакытта, ТКХ, кешеләр иминлеге буенча һәм мәгариф өлкәсендә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар әле. Авыл хуҗалыгы тармагында да эшләргә кирәк. Районның мөмкинлекләре бар. Сезнең барыгызга иҗади кәеф телим!", - дип йомгаклады Илдар Халиков.
Сессия азагында карарлар проектлары каралды һәм кабул ителде. Сессия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. “Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданы” исеме нефть сәнәгате ветераны, “Татнефть” компаниясендә 50 ел, шул исәптән “Әлмәтнефть” НГДУда 10 ел эшләгән Миргазиян Таҗиевка бирелде.