Илдар Халиков Красноярскига килде

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Красноярскига килде.

Эш сәфәренең төп максаты - Красноярск икътисади форумы чараларында катнашу.

Искә төшерәбез: Красноярск икътисади форумы 2016 елның 18-20 февралендә Россия Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла.

Форумның темасы - "Россия: Стратегия 2030". Форумда катнашучылар ачык дискуссияләрдә 15 елга икътисадның бөтен тармакларында илнең үсеш перспективалары турында фикер алышачак. 

Иртәгә, 19 февральдә, форумның пленар утырышы узачак, шулай ук экспертлар, дәүләт түрәләре, сәясәтчеләр, эшмәкәрлек вәкилләре катнашында фикер алышулар булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International