Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР капиталь ремонтлау программасы бүгенге көндә 49 процентка финансланган
2010 елның 17 июне, пәнҗешәмбе
Татарстанда быел планга кертелгән күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы бүгенге көндә 49 процентка финансланган. Муниципаль берәмлекләр счетына төрле чыганаклардан 3 млрд. 190 млн. сум финанслар алынган. Шуларның 2 млрд.760 млн. сумы капиталь ремонт эшләренең төп заказчылары булган торак милекчеләре ширкәтләре џәм идарә компанияләре счетларына күчерелгән. Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру буенча ярдәм фондыннан республикага каралган сумманың 83 проценты алынган. Республика казнасыннан бу максатларга каралган сумманың 42 проценты, муниципаль казналардан -62 проценты күчерелгән. Ә менә торак милекчеләре акчалары җыелуга карамастан, аларның бары 22 проценты гына Баш инвестиция-төзелеш идарәсе аша идарәче компанияләргә күчерелгән. Бу мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы законны үтәү мәсьәләсенә багышланган видеокиңәшмәдә Төзелеш, архитектура џәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин җиткерде. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Торак милекчеләре ширкәтләре џәм идарә компанияләре счетларына кирәкле сумма күчерелүгә карамастан, бу сумманың 22 проценты гына подряд оешмаларына аванс рәвешендә барып җиткән. Ә җәйгә эшнең төп өлеше туры килүен күздә тотканда, бу бик аз. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар җитәкчеләре алдына 2-3 көн эчендә бу мәсьәләне хәл итү бурычын куйды. Президент ассызыклаганча, подрядчыларга акча күчерү эше дүшәмбегә тәмамланырга тиеш.
16 июньгә булган мәгълүматларга караганда, республикада торак фондын капиталь ремонтлау буенча 2,5 млрд. сумлык эш башкарылган, ягъни быелгы программаның 39 проценты үтәлгән. Торак инспекциясендә 55 млн. сумлык башкарылган эшләр акты расланган. Ә казначылыкка 24 млн. сумлык актлар гына алынган. Киңәшмәдә башкарылган эшләр актларының вакытында тәкъдим ителмәү сәбәпләренә ачыклык кертелде. Ул башкарылган эшләрне кабул итү актын рәсмиләштерү тәртибенә кайбер үзгәрешләр кертелү белән бәйле икән. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, ике көн эчендә актларны рәсмиләштерү формуласы тәгаенләнеп, ул дүшәмбегә тәкъдим ителәчәк. Киләсе атна инде башкарылган эшләр актлары актив рәвештә тиешле инстанцияләргә тәкъдим ителергә тиеш.
Идарәче компанияләрнең халыктан капиталь ремонт өчен җыелган акчаларны күчерү буенча Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ) белән килешүләр төзү эше дә тәмамланмаган. Бу проблема 8 муниципалитетта күзәтелә. Алар арасында Казан һәм Чаллы шәһәрләре дә бар. Казан буенча, мәсәлән, мондый килешүләрнең хәзергә 75 проценты гына төзелгән. Муниципаль органнарның бу мәсьәлә буенча берничә тапкыр идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре вәкилләре белән очрашулары тиешле нәтиҗә бирмәгән. Бу мәсьәлә җитди контрольгә алыначак.
Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтне видеокиңәшмәләрдә куелган бурычларның үтәлешен катгый контрольгә алырга чакырды. Ул, үз чиратында, алдагы видеоконференцияләрдә җаваплы структураларның анык хисабын булдырырга ярдәм итәргә тиеш.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз