Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән очрашты. Очрашу Казан командасы базасында узды, анда шулай ук «Ак Барс» ХК президенты Шәфәгать Тәһәветдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Ак Барс» ХК баш тренеры Зинннәтулла Билялетдинов һәм башкалар катнашты.
Үткән ел республика өчен дә, «Ак Барс» хоккей клубы өчен дә катлаулы булды, дип билгеләп үтте ТР Президенты, команда уенын кыенлаштырырлык имгәнүләр булды. Төп бурыч – команданың плей-оффка чыгуы үтәлде, киләсе атнада ук ул беренче уенын уздырачак.
«Хәзер бар да яңадан башланачак. Безнең команда төп трофей – Гагарин Кубогы өчен лаеклы рәвештә көрәшер. Гади генә булмас бу. Сез үзегезне «Татнефть» компаниясе, бөтен республика һәм мин яклаганны онытмагыз. Сезнең җиңүләр – безнең җиңүләр, сезнең уңышсызлыклар – безнең уңышсызлыклар. Шуңа күрә көрәшергә кирәк», - дип өндәде уенчыларны Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, плей-оффның беренче раундында «Ак Барс»ка каршы торучы «Салават Юлаев» хоккей клубы – җитди көндәш. «Команда безнең өчен үзенчәлекле. «Салават Юлаев»ны җиңәргә һәм алга таба барырга кирәк. Команданың потенциалы бар. Ышанам ки, мотивациягә, перспективага һәм шартлар тудыруга бәйле барлык мәсьәләләре хәл ителгәндер. Хәзер инде һәрдаим көрәшергә кирәк. Уңышлар юлдаш булсын», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, җанатарлар, җиңүләргә һәм отышларга карамастан, үз командасын якларга һәм көч биреп торырга тиеш. «Сез – Татарстан бренды. Сезнең һәрберегез күренекле спортчы һәм мөмкинлекләрегез зур. Сез бик шәп уеннар күрсәтәсез. Тотрыклылык кирәк, имгәнүләр булмасын, ә осталык һәм барлык калган сыйфатларга сез ия инде, - диде ТР Президенты. – Иң мөһиме – коллектив уен. Яхшы һәм начар көннәр булмый, һәр уен мөһим, һәр уенга тиешенчә әзерләнергә кирәк».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, плей-офф сериясендә республика халкы «Нефтехимик» Түбән Кама хоккей клубы уңышларын да игътибар белән күзәтәчәк, Татарстан Президент аларга да уңышлар теләде.
Шәфәгать Тәһәветдинов билгеләп үткәнчә, быелгы Казан клубы өчен аеруча кыен булды. Имгәнүләр күп булды, диде «Ак Барс» ХК президенты.
«Ак Барс» ХК баш тренеры Зинннәтулла Билялетдинов команда тулысынча якындагы «яшел дерби»га әзер һәм яхшы физик һәм эмоциональ хәлдә. «Команданың кәефе шәп. Без җиңүгә әзер», - дип белдерде тренер.
Азакта Рөстәм Миңнеханов командага плей-оффка чыкканы өчен тагын бер кабат рәхмәт белдерде һәм киләчәк уеннарда уңышлар теләде. Татарстан җитәкчелеге үз чиратында Казан хоккей клубына тулысынча ярдәм күрсәтәчәк, диде ул.
Искәртәбез, «Ак Барс»ның «Салават Юлаев» клубы белән беренче уены дүшәмбе көнне, 2016 елның 22 февралендә, Башкортостан башкаласында узачак.