«Бердәм Россия» яшь гвардиясе» Татарстан бүлеге яшьләр республика тормышында активрак катнашсын өчен алшартлар формалаштыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» яшь гвардиясе» Татарстан бүлеге активы белән очрашудан соң Иннополиста журналистлар белән әңгәмәсендә хәбәр итте.
ТР Президенты искәрткәнчә, республикада яшьләргә, активистларга ярдәм итүнең төрле формалары бар. «Яшь гвардия» Татарстанда республикабызның барлык яшьләр юнәлешләрен берләштерә. Аларның эше күбрәк студентларга кагыла, шунысы мөһим: бу яшьләр киләчәктә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә эшче яшьләр арасында хезмәт итәчәк. «Яшь гвардия»дә кешеләр лидерлык күнекмәләре алалар, яшьләр арасында эшләргә өйрәнәләр», – диде ул.
«Безгә кирәк чакта тәнкыйть тә җиткерә торган, ярдәм дә күрсәтә ала торган актив, «тынгысыз җаннар» кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты фикеренчә, республикада төрле проектларны гамәлгә ашырганда, аерым алганда, спорт, мәмдәният, туризм кебек төрле өлкәләрдә яшьләр хәрәкәтенә ярдәм итәргә кирәк.
«Безнең проектларны гамәлгә ашыру буенча төрле хәл ителешләр бар, ә менә яшьләр ярдәм күрсәткәндә без аларны тизрәк хәл итә алабыз. Проектларны гамәлгә ашырганда әзерлекле, белемле һәм инициативалы кешеләр кирәк», – дип билгеләп үтте ТР Президенты.
«Яшьләр – Татарстанның киләчәге. Без аларга күрсәткән барлык ярдәм киләчәктә республикабызның тормыш сыйфатында чагылачак», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының координацион советы рәисе Денис Давыдовка Татарстан бүлеге активы белән очрашуга килгәне өчен рәхмәт белдерде. «Безнең элемтәләр әйбәт корылган. Без «Яшь гвардия»нең федераль үзәге билгеләнгән кагыйдәләр буенча эшлибез. Тулысынча аңлашып һәм ярдәмләшеп эшлибез», – диде Татарстан Президенты.