Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Болгар дәүләтенең Исламны кабул итү хөрмәтенә куелачак һәйкәл урынында истәлек ташы ачылды
2010 елның 19 июне, шимбә
Бүген борынгы Болгар шәһәрендәге җыен өчен тарихи һәйкәлләр янында төзелгән сәхнә түрен, Татарстан җитәкчелеге, дини даирә башлыклары белән бергә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм ТР Дәүләт камера хоры артистлары, Коръән уку осталыгына уздырылган конкурс җиңүчеләре алды: мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары, Коръән сүрәләре яңгырады.
Изге Болгар җыены рәсми ачылышыннан соң, Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда рәсми рәвештә дәүләт дине буларак Исламны кабул итү хөрмәтенә куелачак һәйкәл урынындагы истәлек ташына капланган ак япма алынды. Таш ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман Исхакый һ.б. катнашты. Шушы якын елларда барлыкка киләчәк һәйкәлне салу мәшәкатьләрен исә “Акибанк” ААҖ белән “Агросила Групп” ЯАҖ үз карамагына алган. Башланган эшнең уңышлы төгәлләнүен, ил-йортның, дәүләт җитәкчелегенең һәм халкының иминлеген теләп, Госман хәзрәт Исхакый дога кылгач, дини даирә башлангычында халык, елга ярынарак китеп, намаз укыды.
Соңыннан исә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов оештырган регата – җилкәнле көймәләрдә ярышлар башланды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз