Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халкын Сабан туе белән котлады
2010 елның 20 июне, якшәмбе
Татарстандагы Сабантуйлар парады бүген Казанда тәмамланды. Халкыбызның милли бәйрәме башкаланың 4 мәйданында оештырылган иде. Сабан туе мәйданының берсе, традиция буенча Аккош күле урман паркы зонасында гөрләде. Элегрәк елларда бу мәйданда башкаланың Киров районы Сабан туе узган булса, быел Аккош күле Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары халкын да үзенә җыйды. Казанлыларны бу матур бәйрәм белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Дәрәҗәле кунаклар арасында шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, Мәскәү шәһәре,Төркия, Кувәйт, Болгария һәм Казахстан делегацияләре бар иде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туена килүче казанлылар һәм башкала кунакларын бәйрәм белән котлап, аларга саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзе, гаилә бәхете теләде. Президент бу бәйрәмгә чит төбәк һәм илләрдән Татарстан халкына хөрмәт күрсәтеп килгән күп санлы кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Республика башлыгы сәламләү чыгышында ассызыклаганча, язгы кыр эшләре беткәч уздырыла торган бу милли бәйрәмебез халкыбыз тормышында мөһим урын тота. Президент Казан Сабантуйларын, республикадагы бәйрәм чараларын йомгаклаучы булганга, иң масштаблысы, матуры дип саный. Аккош күле зонасында узучы милли бәйрәмебезне ул концерт һәм спорт чараларын оештыру ягыннан бик югары бәяләде.
Дөрестән дә, Аккош күле Сабантуе , бик уңайлы географик урында урнашуы белән генә түгел, бай һәм мавыктыргыч программасы белән аерылып торды. Сабантуй капкасыннан эчкә узучылар, иң элек, Киров, Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары ишегалларына рәхим итте. Мәсәлән, Мәскәү районы ишегалдында кунакларга күңел ачу өчен 6 мәйдан оештырылган. Бирегә килүчеләрне милли киемнәрдән курайчылар ансамбле каршы алды. Балалар өчен биредә махсус аттракционнар да булдырылган иде. Авиатөзелеш районының ишегалдына рәхим итүчеләр “Аулак өйдә” җырлап-биеп күңел ачты. Башкаланың авиатөзелеш предприятиеләре әзерләгән күргәзмә-ярминкә бу территориянең оригинальлеген ачты. Киров районы кунакларга “Балалар мәйданын” тәкъдим итте. Бу район ишегалды да оригиналь яктан аерылып тору җаен тапкан. Биредә “Утын кисүче” дип аталган мәйданда теләгән һәркемне агачтан сырлап бизәк ясау серләренә төшендерделәр. “Универсиаданы каршылап” дигән мәйданда Казан халкы һәм кунаклары булачак Универсиада авылы макеты, фотокүргәзмә белән танышты.
Төп мәдәни һәм спорт чаралары үзәк мәйданда узды. Сабан туеның рәсми ачылышына кадәр үзәк мәйданда олысы-кечесе чүлмәк ватуда, кашыкка йомырка куеп йөгерүдә ярышты. Капчык сугышында, капчык киеп йөгерүдә, колгага, авыш бүрәнәгә менүдә иң көчле, җитез һәм кыюларны ачыклады. З.Фәрхетдинова, З.Билалов, А. Вәлиев, Х.Фәрхи, Г. Сафин кебек татар эстрадасы “йолдызлары” казанлылар һәм килгән кунакларның кәефен ачты. Иң соңыннан халык Сабан туеның “йөзек кашы” булган көрәшне тамаша кылды.
Бәйрәмнәрдән соң республикабыз игенчеләре алдында яңа бурычлар тора- чәчкән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Бүгенге Сабан туе кунаклары сүзе белән әйткәндә, мул уңыш җыеп, татлы икмәк ашап, җырлап яшәргә язсын!
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз