Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

2016 елның 23 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм, - диелә котлауда. – Сугышчы, саклаучы илебезнең күп гасырлык тарихы дәвамында һәрвакыт хөрмәткә ия булды, ватандашларының игътибарына һәм кайгыртуына лаек булды. Гомум тамырлар һәм язмышлар, гомум мәнфәгатьләр халыкны һәм армияне иң ышанычлы берләштерүчеләр булды һәм шулай булып калалар да.

23 февраль – бу зур бәйрәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә бәлки үз иленең патриоты булучылар өчен, һәм “Ватан”, “Туган ил”, “бурыч” төшенчәләре аерым әһәмияткә ия булучыларның барысы өчен дә.

Бу бәйрәм - Ватанның тынычлыгы өчен хезмәт итүчеләрне, сугышчан вахтада торучыларны яисә Россия армиясе сафларында хезмәт итәргә әзерләнүчеләрне, шулай ук үзенең тыныч хезмәте һәм хәрби батырлыгы белән безнең дәүләтнең тынычлыгына һәм тотрыклылыгына ирешүчеләрне, Россиянең данын һәм көчен ныгытучыларны, безнең тыныч тормышыбызны саклаучыларны хөрмәтләү ул.

Бүген, барыннан да, элек авыр сугыш елларында үзләренең патриотик һәм интенациональ бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйсы килә.  Аларның данлыклы геройларча традицияләрен локаль сугышларда һәм конфликтларда катнашучылар дәвам итә.

Безнең республика илебезнең оборонага сәләтлелеген күтәрүдә шактый өлеш кертә. Татарстанның, илнең хәрби –сәнәгать комплексына керүче предприятиеләренең югары потенциалы  иң катлаулы оборона заказларын үтәүгә мөмкинлек бирә. Без Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы частьләрендә үзләренең хәрби бурычларын лаеклы  үтәүче яшьләребез белән горурланабыз.

Мин барлык хәрби хезмәткәрләрне, аларның хатыннарын, әти-әниләрен, балаларын Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International