Рөстәм Миңнеханов "Аммоний" заводына килде

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" яңа комплексын эшләтеп җибәрүгә багнышланган тантаналы чарада катнашу. 

ТР Президентын сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Аммоний" ААҖ директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика министрлыклары һәм ведомстовлары вәкилләре озата йөри. 

заводка килүгә Рөстәм Миңнеханов комплекс территориясен карады, аннан орператорлар бүлмәсендә аңа предприятие эше белән таныштырдылар һәм производство күрсәткечләре турында хәбәр иттеләр. Аерым алганда, аммиак, метанол һәм карбамид цехлары схемасын тәкъдим иттеләр. Инженерлар сүзләренчә, бүген "Аммоний" проект көченә чыкты, тәүлегенә 615 тонна метанол, 2050 тонна аммиак һәм шул кадәр ук кармбамид җитештерә. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов идарә бинасына юнәлде, анда "Аммоний" комплексын ачуга багышланган тантана үткәрелде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International