Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында КФУ Инжиниринг үзәгендә һәм капиталь ремонты тәмамланган тулай торакның "А" корпусында булды.
Рөстәм Миңнехановны Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм КФУ Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев озата йөрделәр.
КФУ Инжиниринг үзәгендә Татарстан Президентына машина төзелеше өчен прототиплау һәм механик эшкәртүнең "Сыгылмалы җитештерү системалары"н тәкъдир иттеләр. Система Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре ихтыяҗларына кирәк булачак дип исәпләнә, шул исәптән "КАМАЗ" ГАҖ, "Алабуга" МИЗ, "Ростар" ФҖБ" ҖЧҖ, "Яңа металл кою технологияләре" ҖЧҖ һәм башкалар.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов институтның төзекләндерелгән тулай торагын карады. Федераль бюджет исәбенә КФУ Чаллы институты тулай торагының бер бинасы капиталь ремонтланды. Моңарчы төзекләндерү эшләре тулай торак биналарында бер дә үткәрелмәгән. "А" корпусы 300 кешегә исәпләнә, анда 120 бүлмә. Төзекләндерелгән корпуста читтән килгән студентлар, шул исәптән чит ил студентлары яши ала.